САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман һәм Петровка Завод авыл җирлекләре машиналарга лаек булдылар

Хуҗина Зилә Флер кызы Петровка Завод авыл җирлеге башлыгы булып 2007 елдан бирле эшли. Ул җитәкчелек итә торган җирлек карамагына биш авыл керә. Авыл җирлекләре башлыкларының хезмәте болай да күпкырлы. Чөнки авыл кешесенә дә җылылыгы да, суы-газы, электры да, тормыш-көнкүреш өчен беренче чиратта кирәк булган мәктәбе, медпункты, юллары һәм башкасы...

Хуҗина Зилә Флер кызы Петровка Завод авыл җирлеге башлыгы булып 2007 елдан бирле эшли. Ул җитәкчелек итә торган җирлек карамагына биш авыл керә.

Авыл җирлекләре башлыкларының хезмәте болай да күпкырлы. Чөнки авыл кешесенә дә җылылыгы да, суы-газы, электры да, тормыш-көнкүреш өчен беренче чиратта кирәк булган мәктәбе, медпункты, юллары һәм башкасы да кирәк. Ә биш авыл турында кайгырту өчен күп вакыт ял һәм йокы белән дә исәпләшмәскә туры килә. Өстәвенә соңгы елларда авыл халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә таләпләр тагы да артты.

Зилә Хуҗина боларның барысын да искә алып, заманнан калышмыйча эшли. Ул җитәкчелек иткән елларда җирлектә күп эшләр башкарылды. Петровка Завод халкы, ниһаять, күп еллар көткән асфальт юллы, тротуарлы булды, Мостафинга су кертелде. Моннан тыш җирлектә ике фельдшер-акушерлык пункты сафка бастырылды, Тарлауда илебез азатлыгы өчен һәлак булганнар истәлегенә обелиск салынды. Авыллар һәрвакыт төзекләндерелеп, зиратлар каралып тора.

Авыл җирлеге Татарстан Республикасы көненә муниципаль берәмлекләр арасында үткәрелә торган смотр-конкурста да актив катнаша. Быел ул әлеге бәйгедә җиңүче исеменә лаек булды - муниципаль берәмлекнең социаль-экономик үсешендәге казанышлары өчен 29 августта башкалабыз Казанда үткәрелгән тантанада катнашып, республика Президенты кулыннан "Шевроле-Нива" машинасы ачкычын алды, диплом белән бүләкләнде.

- Тантана Дәүләт Советы бинасы каршында үткәрелде. Иң элек бәйрәм белән Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде, киләчәктә дә уңышлар теләде. Бәйрәмдә шулай ук республиканың муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров катнашты, барыбыз өчен дә сөенеч хисләрен белдерде, Президентка даими ярдәме, безнең хезмәтебезне югары бәяләве өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Машинага безнең районнан тагын Сарман авыл җирлеге лаек булды. Мин һәм Сарман авыл җирлеге башлыгы урынбасары Илнур Хәсәнов зур горурлык һәм сөенеч хисләре кичердек. Хезмәтебезнең куанычын күрү киләчәктә тагы да тырышыбрак эшләргә этәргеч бирер дип уйлыйбыз, - ди Зилә ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев