САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман җире кунаклар кабул итте

Бүген район үзәге Сарманда Сабан туе гөрләде. Район халкының бәйрәм шатлыгын республикабыз башкаласыннан мәртәбәле кунаклар да уртаклашты

Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов, аның урынбасары Рамил Рамазанов, Дәүләт Советы депутатлары Марат Галеев, Геннадий Глушков, республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Тимур Никонов, Берләшкән Милләтләр Оешмасы Европа икътисади комиссиясенең дәүләт-хосусый партнерлык буенча белгечләр төркеме комитеты рәисе урынбасары Хафиз Салихов, Югары суд судьясы Ирек Мәүләветдинов, арбитраж һәм граждан процессларында прокурорларның катнашуын тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Җәүдәт Ибраһимов, республика прокуратурасының коррупциягә каршы тору турындагы законнарның үтәлешенә күзәтчелек итү бүлеге прокуроры Марат Шәехов, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев, нефть сәнәгате ветераны Илгиз Салихов һәм башкалар катнаштылар.
Кунакларны Сарман җирендә район башлыгы Фәрит Хөснуллин каршы алды. Алар иң элек бергәләп район оешмалары, җирлекләре әзерләгән бәйрәм йортларын карадылар, халык белән аралаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев