Гыйварның беренче атнасында Казанда өстәл теннисы буенча "Татарстан өметләре" дигән республикакүләм ярышлар узды. Бәйгедә 300дән артык спортчы катнашты. Анда Сарман гимназиясе укучылары да уңышлы гына чыгыш ясадылар. Ун яшьлек малайлар ярышында Айрат Гәрәйханов - уникенче, унике яшьлек уенчылар арасында Динар Йосыпов - беренче, Булат Латыйпов бишенче урынны алды. 1999 елда...
Гыйварның беренче атнасында Казанда өстәл теннисы буенча "Татарстан өметләре" дигән республикакүләм ярышлар узды. Бәйгедә 300дән артык спортчы катнашты. Анда Сарман гимназиясе укучылары да уңышлы гына чыгыш ясадылар. Ун яшьлек малайлар ярышында Айрат Гәрәйханов - уникенче, унике яшьлек уенчылар арасында Динар Йосыпов - беренче, Булат Латыйпов бишенче урынны алды. 1999 елда туган ярышчылар бәйгесендә Илһам Галиев уналтынчы булды.
Шулай ук укыгыз:
Сарман гимназиясе укучысы икенче ел рәттән өстәл теннисы буенча Кубок яулады
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз