САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сарман аграр көллиятендә үткән World Skills Russia 2017 чемпионатына сайлап алу турының I этабына нәтиҗә ясалды

Бүген Сарман аграр көллиятенең машина-трактор паркында "Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү" компетенциясе буенча World Skills Russia 2017 һөнәри осталык региональ чемпионатына сайлап алу турының I этабы үтүе турында без хәбәр иткән идек. Аның җиңүчеләре һәм призерлары билгеләнде. Беренче урынны Казан дәүләт университетыннан Айсаф Бәдертдинов яулады (җитәкчесе - Илсур Сәлахов). Икенче урында...

Бүген Сарман аграр көллиятенең машина-трактор паркында "Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү" компетенциясе буенча World Skills Russia 2017 һөнәри осталык региональ чемпионатына сайлап алу турының I этабы үтүе турында без хәбәр иткән идек. Аның җиңүчеләре һәм призерлары билгеләнде. Беренче урынны Казан дәүләт университетыннан Айсаф Бәдертдинов яулады (җитәкчесе - Илсур Сәлахов). Икенче урында - Сабадан Фирдүс Гайнуллин (җитәкчесе - Ренат Нигамәтҗанов). Өченче урынны Сарман аграр көллиятеннән Нияз Батыргәрәев алды (җитәкчесе - Илшат Гәрәев). Аларга дипломнар тапшырылды, егетләр шулай ук акчалата приз белән дә бүләкләнделәр.

"Техник хезмәт күрсәтү" номинациясендә Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумыннан Зөфәр Әхмәдиев җиңде (җитәкчесе - Алина Гыйльманова). Казан дәүләт университетыннан Илнур Хәйбрахманов (җитәкчесе - Илнар Гаязиев) - "Тракторны иң яхшы йөртү", Ютазыдан Азамат Хазиров (җитәкчесе - Мансур Вәлиуллин) - "Агрегатлау" номинациясендә иң яхшылары булдылар. Алар шулай ук диплом белән бүләкләнде. Сарман аграр көллиятенә яхшы итеп үткәргән өчен ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан Рәхмәт хаты тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев