САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Шәрләрәмәдә хоккейчылар очраштылар

Бүген Шәрләрәмәдә традицион хоккей ярышлары уза.

Аны 2015 елдан башлап оештыралар җирлектә. Соңгы елларда хоккейчылар уеннарын вафат булган әти-әниләре рухына багышлап, "Хәтер кубогына" үткәрәләр. Быел да ул бик матур үтте. Уенчыларны иң элек җирлек башлыгы Наилә Хуҗина сәламләде. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев изге теләкләрен җиткерде. Ярышларда 4 - Шәрләрәмә, Петровка Завод, Мортыштамак һәм Мәләкәс командалары катнашты. Уеннарны күзәтергә авыл халкы да күпләп килгән иде. Җирлекнең бюджет оешмалары хезмәткәрләре, авыл халкы көче белән әзерләнгән кайнар сыйлы табын хоккейчыларга тагын да тырышып уйнарга көч өстәде.
Нәтиҗәдә мәләкәслеләр җиңү яуладылар. Хуҗалар - икенче, Мортамак командасы өченче урынны алдылар. Петровка Завод хоккейчылары дүртенче урынга лаек булдылар. Җиңүчеләргә һәм призерларга медаль һәм грамоталар, истәлек бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

1

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев