САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Саклаубаш мәктәбендә төрле чаралар үтә

Саклаубаш урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары "Сөмбелә" бәйрәме уздырдылар. Кичә матур җырлар, биюләр, сәхнәләштерелгән әкиятләр белән үрелеп барды. Җәй кызы, Сөмбеләгә эстафетаны тапшырып, балалар белән киләсе җәйгә кадәр саубуллашты. Бәйрәмдә укучылар матур костюмнары белән генә түгел, яшелчәләрдән ясалган кызыклы әйберләре белән дә сөендерделәр. 27-30 октябрь көннәрендә Саклаубаш урта мәктәбендә Интернет...

Саклаубаш урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары "Сөмбелә" бәйрәме уздырдылар. Кичә матур җырлар, биюләр, сәхнәләштерелгән әкиятләр белән үрелеп барды. Җәй кызы, Сөмбеләгә эстафетаны тапшырып, балалар белән киләсе җәйгә кадәр саубуллашты. Бәйрәмдә укучылар матур костюмнары белән генә түгел, яшелчәләрдән ясалган кызыклы әйберләре белән дә сөендерделәр.

27-30 октябрь көннәрендә Саклаубаш урта мәктәбендә Интернет куркынычсызлыгы дәресләре үтә. Башлангыч сыйныфлар укытучысы Ләйсән Фәррахетдинова 1-4 сыйныф укучылары өчен "Интернет челтәре һәм минем сәламәтлегем" дигән класс сәгате уздырды.

Каникулга чыгар алдыннан "Көзге бал" үткәрү традициясе Саклаубаш мәктәбендә озак еллар дәвам итә. 5-11 сыйныф укучылары бу бәйрәмне күңелле итеп оештырдылар. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Альфира Габдуллина кичә барышында балаларны "Сөмбелә" бәйрәменең тарихы белән таныштырды, табышмаклар чиштерде, көз, мул уңыш турында татар халык әйтемнәрен искә төшерде. Һәр класс үзенә тигән яшелчәне яклады, аның файдалы якларына дан җырлады. Һәр чыгыш үзенчәлекле, кабатланмас итеп әзерләнгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев