САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Саклаубаш мәктәбе укучылары сыерчык оялары ясадылар

Без, Саклаубаш мәктәбенең бишенче сыйныф укучылары, "шимбә - рәхәт көн, җитмәсә, кояш та җылы нурларын күбрәк сибә" дип, 12 мартта, алдан ук сыерчык оялары ясап килеп, спорт мәйданчыгындагы каен агачларына канатлы дусларыбыз өчен оялар элдек. Бигрәк тә матур һәм шома итеп Илдан ясаган, ә Лилиянең оясы зуррак һәм яхшы тактадан...

Без, Саклаубаш мәктәбенең бишенче сыйныф укучылары, "шимбә - рәхәт көн, җитмәсә, кояш та җылы нурларын күбрәк сибә" дип, 12 мартта, алдан ук сыерчык оялары ясап килеп, спорт мәйданчыгындагы каен агачларына канатлы дусларыбыз өчен оялар элдек. Бигрәк тә матур һәм шома итеп Илдан ясаган, ә Лилиянең оясы зуррак һәм яхшы тактадан эшләнгән. Ояларны элгәч, кар өстенә ашъяулык җәеп, өйдән алып килгән тәмле ризыкларыбыз белән сыйландык. Бу вакытта без иң бәхетле балалар идек, чөнки изге эш тә эшләдек, тамакны да туйдырдык. Безгә ояларны беркетергә ремонтчы Зөфәр абый булышты. Чүкеч белән кадакны оста "уйнатырга" өйрәнәсе бар икән.

Ә бу эшне сыйныф җитәкчебез Альфира апа оештырды.

Бишенче сыйныфта без бик рәхәт һәм дус яшибез.

Гүзәл Вәлиева, "Беренче адымнар" түгәрәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев