Россиядә һәр елны 8 июньдә Социаль хезмәткәр көне билгеләп үтелә. Ул халыкны социаль яклау өлкәсендә эшләүчеләргә – мохтаҗларга, өлкәннәргә, инвалидларга һәм ятимнәргә ярдәм итүчеләргә багышлана. Бу көн очраклы гына сайланмаган: нәкъ менә 1701 елның 8 июнендә Петр I фәрманы белән ярлы, авыру һәм карт кешеләр өчен махсус дәүләт учреждениеләре булдырыла. «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина белән әңгәмәбез – коллективның уңышлары хакында.
– Ландыш Зөфәровна, күптән түгел Екатеринбург шәһәрендә булуыгыз, анда бик үзенчәлекле проектта җиңүегез хакында, иң беренче чиратта, Сезнең статуслардан күреп белдем. Нинди проект ул? Шуның хакында райондашларга да сөйләгез әле.
– “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге быел, “СоцТех – 2026” халыкара премиясе бәйгесендә катнашып, “Игелекле куллар” иҗат остаханәсе” проекты белән “Социаль инициативалар һәм иҗтимагый үсеш” номинациясендә II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Бу – иң яхшы товар, сервис һәм социаль юнәлештәге технологияләр җитештерүчеләрне билгеләүче профессиональ премия. Аның максаты – халыкның тормыш сыйфатын яхшырта, кеше потенциалын үстерә, социаль тотрыклылыкны ныгыта һәм киләчәкнең яңа стандартларын формалаштыра торган проектларны ачыклау. Ул “СОЦИО” Халыкара социаль технологияләр форум-күргәзмәсе кысаларында оештырыла. 14 апрельдә Екатеринбургта халыкара премия лауреатларын бүләкләү тантанасы үткәрелде. Анда без дә чакыру алдык.
– Премиягә дәгъва кылучылар күп идеме соң?
– Лауреатлар 9 номинациядә билгеләнгән. Моңа гаиләгә ярдәм итү, инклюзия, сәламәтлек саклау, мәгариф, цифрлы сервислар, социаль эшкуарлык һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга булышлык күрсәтү керә. Быел премиягә Россиянең 23 төбәгеннән гаризалар килгән. Болар – реаль, чынлап та эшли торган проектлар, һәм алар кешеләргә ярдәм итә, яңа мөмкинлекләр тудыралар. Проектларны уртак максат берләштерә. Һәр гариза артында тырышлык, тормышны тагын да яхшырак һәм уңайлырак итү теләге тора.
– Ә сезнең проект нәрсәдән гыйбарәт?
– Безнең проектның җитәкчесе – көндезге бүлекнең хезмәт инструкторы Гөлнара Шәяхмәтова. Проектның максаты булып иҗади остаханә оештыру һәм хезмәт буенча дәресләр үткәрү аша социаль хезмәт алучыларның хезмәт күнекмәләрен үстерү, актив тормыш позицияләрен саклау тора. Ул психик мөмкинлекләре чикләнгән 18 яшьтән узган инвалидларга юнәлдерелгән. Мондый кешеләр еш кына социаль изоляциягә дучар булалар, аларга аралашу җитми һәм үз-үзләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләре чикләнә. Иҗа ди эшчәнлек б елән шөгыльләнү аларга булган проблемаларны чишәргә ярдәм итәчәк. Декоратив-гамәли иҗат вак моториканы үстерә, игътибарны һәм хәтерне яхшырта, иҗади потенциалны ачарга ярдәм итә һәм, иң мөһиме, – кешегә үзен әһәмиятле һәм файдалы итеп тоярга мөмкинлек бирә. Әлеге социаль эшнең төп бурычларының берсе – кешеләрнең, аеруча психик мөмкинлекләре чикләнгән инвалидларның һәм өлкән яшьтәге гражданнарның актив һәм тулы хокуклы тормышы өчен шартлар тудыру.
– Проектны тормышка ашыру үзәктә нинди үзгәрешләр кертер дип өметләнәсез?
– “Шәфкать” үзәгенең көндезге бүлеге базасында “Игелекле куллар” иҗат остаханәсен булдыру социаль хезмәт алучылар өчен кызыклы һәм файдалы ял оештыру, аларның иҗади потенциалын ачу һәм социаль активлык дәрәҗәсен күтәрү мөмкинлеге бирәчәк. Социаль хезмәтләр алучылар декоратив-гамәли иҗат белән генә шөгыльләнеп калмыйча, күргәзмәләрдә, бәйрәм чараларында һәм хәйрия акцияләрендә катнашу өчен дә төрле эшләнмәләр булдыра алачаклар. Проект аларның иҗади потенциалын үстерүгә, аралашу даирәсен киңәйтүгә һәм тормыш сыйфатын күтәрүгә ярдәм итәчәк.
– Киләчәккә нинди планнар белән яшисез?
– Иҗат – ул гади генә эш түгел. Проектта катнашучыларның күбесе өчен бу үзләрен кирәкле, файдалы һәм җәмгыятьнең бер өлеше итеп хис итү мөмкинлеге бирәчәк. Шуңа күрә “Игелекле куллар” проекты безнең өчен зур кыйммәткә һәм әһәмияткә ия. Киләчәктә иҗат остаханәсе эшчәнлеген киңәйтү, анда катнашучылар санын арттыру, районның башка социаль учреждениеләре белән дә уртак чаралар үткәрү һәм район күргәзмәләре, декоратив-гамәли иҗат конкурсларында катнашу планлаштырыла. Социаль хезмәттә без кешеләр тормышын бик аз гына үзгәртәбез кебек тоела. Әмма, чынлыкта исә, без бик күп эшлибез, бу үзебезгә карата да ышанычны арттыра. Ә кеше үзенә ныграк ышанган саен, аның киләчәгендә яңа мөмкинлекләр барлыкка килә.
«Шәфкать» үзәгендә 113 хезмәткәр эшли. Шуларның 44е социаль хезмәткәр вазифасын башкара. Дүрт – өйгә йөреп хезмәт күрсәтү, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү, көндезге һәм социаль тернәкләндерү бүлекләре халыкка хезмәт күрсәтә.
Альбина Сабирова
Нет комментариев