САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рената – җиңүче, Камилә – лауреат

Декабрь аенда Татарстан Республикасы Суд департаменты идарәсендә Юрист көненә багышлап үткәрелгән сочинениеләр конкурсы жюрие утырышы үткәрелде.

  •  Идарә начальнигы урынбасары Алмаз Ибраһимов рәислегендә жюри әгъзалары укучылардан кергән эшләргә бәя бирделәр. 
    Сочинениеләр бәйгесе Суд департаменты идарәсе тарафыннан игълан ителгән һәм “Гадел хөкем: А дан Я га кадәр” дигән социаль проект кысаларында уздырылган иде. Оештыручылар хәбәр итүенчә, бәйгегә республиканың төрле район мәктәпләреннән барлыгы 220 эш кергән һәм аларны бәяләгәндә тематикага туры килү-килмәү, Россия Федерациясе законнарында кулланыла торган махсус терминнарны белү, үз фикереңне белдерү һәм дәлилләү, оригинальлек һәм иҗади якын килү исәпкә алынган. Нәтиҗәдә конкурсның җиңүчесе исеменә безнең районнан Ләшәү Тамак мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Рената Васикова (фәнни җитәкчесе – Таңсылу Сәхәбиева) лаек дип табылды. Район укучылары исемендә тагын бер җиңү бар – Җәлил беренче мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Камилә Ганиева (фәнни җитәкчесе – Зәкия Яһудина) лауреат исеменә лаек булды. 
    Шунысын да әйтергә кирәк – Татарстан Республикасында Суд департаменты Идарәсе белән Мәгариф һәм фән министрлыгы арасында үзара хезхмәттәшлек турында килешү төзелде һәм югарыда телгә алынган проект нәкъ шуның кысаларында тормышка ашырыла. Сочинениеләр бәйгесе – шуның бер өлеше. 
    Җиңүчеләрне районда да хөрмәтләделәр. Алар белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев очрашты һәм җиңүләре белән тәбрикләп, киләчәктә дә уңышлар теләде. Бүләкләү тантанасында район һәм җәмәгать судлары аппаратлары, мәгариф бүлеге вәкилләре катнаштылар.

  • Зөлфия Шәрипова язмасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев