САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районыбызның хөрмәтле кешеләре алтын туйларын билгеләп үтәләр

.

Быел Сарман авылында яшәүче районыбызның хөрмәтле кешеләре Лифкать Латыйп улы һәм Рәсимә Лотфрахман кызы Фазуллиннар үзләренең алтын туйларын билгеләп үттеләр. Бүген – 11 июнь көнне олы бәйрәмнәребез – Россия көне һәм Сабантуйлар алдыннан район башлыгы Фәрит Хөснуллин алар янында булды һәм истәлекле гомер бәйрәмнәре, Россия көне һәм Сабантуй белән тәбрик итеп, озак еллар җаваплы постларда куйган тырыш хезмәтләре өчен Рәхмәт белдерде һәм үзенең Рәхмәт хатын, истәлекле бүләк тапшырды.
 Юбилярларга изге теләкләрен шулай ук район Башкарма комитетының гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев җиткерделәр, бүләкләп үттеләр.
 Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев