САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районның мәгариф учреждениеләренә тикшерү керә

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф тармагында күзәтчелек һәм контроль департаменты агымдагы елга тикшерүләр планы нигезендә октябрь-ноябрь айларында районның мәгариф учреждениеләрен тикшерәчәк. Бүген район Башкарма комитетында җаваплы хезмәткәрләр, мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре катнашында үткәрелгән киңәшмә районда үтәчәк тикшерү мәсьәләләренә багышланды. Мәгариф тармагында күзәтчелек һәм контроль департаментының мәгариф...

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф тармагында күзәтчелек һәм контроль департаменты агымдагы елга тикшерүләр планы нигезендә октябрь-ноябрь айларында районның мәгариф учреждениеләрен тикшерәчәк. Бүген район Башкарма комитетында җаваплы хезмәткәрләр, мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре катнашында үткәрелгән киңәшмә районда үтәчәк тикшерү мәсьәләләренә багышланды.

Мәгариф тармагында күзәтчелек һәм контроль департаментының мәгариф тармагында дәүләт күзәтчелеге бүлеге начальнигы Арсен Һадыев киңәшмәдә катнашучыларны тикшерүләр планы белән таныштырды. Тикшерүләр районның барлык мәгариф учреждениеләренә һәм мәгариф хезмәткәрләренә кагыла.

- Мәктәпләр һәм урта һөнәри уку йортлары (ред.: безнең очракта аграр көллият) өч юнәлеш - федераль дәүләт күзәтчелеге, сыйфатка федераль контроль һәм лицензион контроль буенча, ә балалар бакчалары федераль дәүләт күзәтчелеге буенча тикшереләчәкләр, - диде киңәшмәдә Арсен Һадыев.

Тикшерүләр планының узган ел ахырында ук департамент сайтында урнаштырылуын искә алсак, аның белән районның барлык мәгариф хезмәткәрләре таныш һәм алар тикшерүгә әзер дип уйларга тулы нигез бар.

Аерым алганда, департамент хезмәткәрләре төп һәм барлык фәннәр, электив курслар, дәрестән тыш эшчәнлек буенча эш программаларын, укыту планнарын, дәрестән тыш эшчәнлекне, белем бирү сыйфатын, сыйныф журналларын, өйдә укыту һәм башкаларны тикшерәчәкләр.

- Тикшерүләр тикшерү өчен түгел, ә бәлки проблемаларны ачыклау һәм киләчәктә республиканың мәгариф системасы эшчәнлеген тагы да яхшырту өчен үткәреләләр, - диде Арсен Һадыев бу уңайдан.

Шулай да, кимчелекләр табыла икән, беркетмә төзелә. Болар белән беррәттән Арсен Һадыев административ беркетмә төзелә торган очраклар турында да әйтеп үтте. Болар - лицензиясез эшләү, дәүләт йомгаклау аттестациясе үткәрү, түләүле хезмәтләр күрсәтү тәртипләрен бозу, педагогик хезмәткәрләрнең квалификация таләпләренә җавап бирмәүләре, белем бирү программаларының үтәлмәве. Болардан тыш, дәресләрнең сыйфаты да тикшереләчәк. Моның өчен югары категорияле укытучылар арасыннан экспертлар җәлеп ителәчәк. Укучыларның белем дәрәҗәләре дәүләт стандартларына туры килми икән, тиешле чаралар кабул ителәчәк. Департамент тарафыннан кимчелекләрне бетерү өчен 6 айга кадәр вакыт биреләчәк. Шушы вакыт эчендә алар бетерелми икән, белем бирү еошмасына бирелгән дәүләт аккредитациясе тулысынча яки өлешчә бетерелә.

Белем бирү оешмаларына лицензия контроле бүлеге начальнигы Алия Сәгыйтова тикшерүгә әзер булырга тиешле документлар белән таныштырды, бу тармактагы кагыйдә бозуларның тупас кагыйдә бозулар рәтенә кертелүен билгеләп үтте.


Фотолар Сарман муниципаль районының рәсми сайтыннан алынды:http://sarmanovo.tatarstan.ru/rus/pressa/sarmanovo_foto.htm/photoreport/3116127.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев