САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районның җиде авыл җирлегендә референдум үтәчәк

1 июньдә Сарман районының җиде авыл җирлегендә үзара салым мәсьәләсе буенча референдум узачак. Калган 14 авыл җирлегендә референдум 27 апрельдә узды. Үзара салым акчалары нәрсәгә тотылачак? Авыл җирлеге Җирле мәсьәләләр Азалак авыл җирлеге 1) җирлекнең торак пунктлар чикләрендәге гомуми кулланышта булган юлларны төзекләндерү; 2) зиратларны карау, тоту һәм ритуаль хезмәтләрне...

1 июньдә Сарман районының җиде авыл җирлегендә үзара салым мәсьәләсе буенча референдум узачак. Калган 14 авыл җирлегендә референдум 27 апрельдә узды.

Үзара салым акчалары нәрсәгә тотылачак?

Авыл җирлеге

Җирле мәсьәләләр

Азалак авыл җирлеге

1) җирлекнең торак пунктлар чикләрендәге гомуми кулланышта булган юлларны төзекләндерү;

2) зиратларны карау, тоту һәм ритуаль хезмәтләрне оештыру

Александровка авыл җирлеге

җирлекнең торак пунктлар чикләрендәге гомуми кулланышта булган юлларны, күперләрне һәм башка төрле инженер транспорт корылмаларын төзекләндерү

Югары Чыршылы авыл җирлеге

1) җирлекнең торак пунктлар чикләрендәге гомуми кулланышта булган юлларны һәм башка төрле инженер транспорт корылмаларын төзекләндерү;

2) җирлек территориясендә су белән тәэмин итүне оештыру;

3) җирлекнең торак пунктлар чикләрендә янгын куркынычсызлыгы буенча беренчел чараларны булдыру;

4) көнкүреш калдыкларын, чүп җыю һәм түгүне оештыру;

5) зиратларны карау, тоту һәм ритуаль хезмәтләрне оештыру

Илексаз авыл җирлеге

1) җирлекнең торак пунктлар чикләрендәге гомуми кулланышта булган юлларны, күперләрне һәм башка төрле инженер транспорт корылмаларын төзекләндерү;

2) җирлекнең торак пунктлар чикләрендә янгын куркынычсызлыгы буенча беренчел чараларны булдыру

Кәүҗияк авыл җирлеге

1) җирлекнең торак пунктлар чикләрендәге гомуми кулланышта булган юлларны төзекләндерү;

2) авыл җирлеге территориясендә урнашкан җирле әһәмияте булган мәдәни мирас объектларын карау, куллану, популярлаштыру, саклау;

3) зиратларны карау, тоту һәм ритуаль хезмәтләрне оештыру;

4) җирлекнең торак пунктлар чикләрендә янгын куркынычсызлыгы буенча беренчел чараларны булдыру;

5) көнкүреш калдыкларын, чүп җыю һәм түгүне оештыру;

6) җирлек территориясендә, яшелләндерү, урам утларын яктырту, йорт номерлары, урам исемнәре күрсәткечләрен куюны кертеп, төзекләндерү эшләрен оештыру;

7) җирлек территориясендә физик культура һәм спорт үсеше өчен шартлар тудыру;

8) халыкка күмәкләп ял итү өчен шартлар тудыру һәм күмәкләп ял итү урыннарын төзекләндерүне оештыру

Рангазар авыл җирлеге

җирлекнең торак пунктлар чикләрендәге гомуми кулланышта булган юлларны төзекләндерү

Иске Минзәләбаш авыл җирлеге

1) җирлекнең торак пунктлар чикләрендәге гомуми кулланышта булган юлларны, күперләрне һәм башка төрле инженер транспорт корылмаларын төзекләндерү;

2) җирлекнең торак пунктлар чикләрендә янгын куркынычсызлыгы буенча беренчел чараларны булдыру;

3) көнкүреш калдыкларын, чүп җыю һәм түгүне оештыру;

4) җирлек территориясендә төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләрен оештыру;

5) җирлек территориясендә су белән тәэмин итүне оештыру;

6) халыкка күмәкләп ял итү өчен шартлар тудыру һәм күмәкләп ял итү урыннарын төзекләндерүне оештыру;

7) гражданнар оборонасы буенча чаралар оештыру һәм гамәлгә ашыру, җирлек территориясен һәм халкын табигый гадәттән тыш хәлләрдән саклау

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев