САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Районның самбо буенча спортчылары җиңү белән кайттылар

15 май көнне Башкортстан Республикасының Октябрьский шәһәрендә яшүсмерләр арасында самбо буенча ачык турнир үткәрелде.

Анда Россиянең төрле регионнарыннан – Татарстан, Башкортстан республикалары, Самара, Оренбург, Киров, Кемерово, Иркутск өлкәләреннән, Пермь краеннан – 260тан артык спортчы катнашкан. Безнең районның самбо сөюче егетләре дә ярышларда лаеклы чыгыш ясаганнар. Нәтиҗәләр буенча Камил Латыйпов үз үлчәү авырлыгында (54 килограммга кадәр) җиңү яулаган. Илһам Гыйльфанов (38 кгга кадәр), Илназ Әхмәтов (25 кә кадәр) икенче булганнар. Тамерлан Латыйпов (32 кг), Дауд Харисов (28 кг) үз үлчәмнәрендә өченче урынга лаек булганнар. Егетләрне ярышларга тренерлары Айзат Харисов әзерләгән. Без спортчыларыбызга киләчәктә дә уңышлар юлдаш булуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев