САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Районның мәгариф хезмәткәрләре архив эше буенча белемнәрен арттырдылар

Бүген – 4 октябрь көнне районда Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты Республика районнарының муниципаль архив, учреждениеләрнең делопроизводство һәм архив хезмәтләре хезмәткәрләре өчен архив мәсьәләләре буенча “Заманча архив” дигән исем астында методик семинар үткәрде.

Биш участокта үткәрелгән семинарның 3 нче төркеме Сарман гимназиясендә эшләде. Аның эшендә Сарман һәм Мөслим районнары мәгариф оешмалары һәм балалар бакчаларының архив эше буенча җаваплы хезмәткәрләре катнашты. Биредә сүз мәгариф учреждениеләрендә архив эшен алып бару турында барды. Эш барышында документларны тәртипкә салу һәм тегү буенча гамәли шөгыль дә үткәрелде.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев