САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Райондашыбыз Мәскәүдә укытучылар съездында катнашты

2-3 ноябрь көннәрендә Мәскәүдә дәүләт университетының Ломоносов корпусында география укытучыларының II Бөтенроссия съезды үткәрелде. Анда Татарстаннан катнашкан 4 делегатның берсе - безнең районнан, Җәлил поселогы мәктәбендә география һәм тормыш иминлеге нигезләрен укытучы, география фәннәре кандидаты Ринат Әхмәтов. - Съездда барлыгы Россиянең төрле төбәкләреннән 600 делегат катнашты. Анда Россия Федерациясе мәгариф...

2-3 ноябрь көннәрендә Мәскәүдә дәүләт университетының Ломоносов корпусында география укытучыларының II Бөтенроссия съезды үткәрелде. Анда Татарстаннан катнашкан 4 делегатның берсе - безнең районнан, Җәлил поселогы мәктәбендә география һәм тормыш иминлеге нигезләрен укытучы, география фәннәре кандидаты Ринат Әхмәтов.

- Съездда барлыгы Россиянең төрле төбәкләреннән 600 делегат катнашты. Анда Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева, оборона министры Сергей Шойгу, Мәскәү дәүләт университеты ректоры Виктор Садовничий, академик Николай Касимов һәм башкалар белән очраштык. Съездда каралган төп мәсьәлә географик белемнең үсеш концепциясе булды. Анда шулай ук киләсе елларда мәктәпләрдә рус теле һәм математика белән беррәттән география фәненнән дә мәҗбүри бердәм дәүләт имтиханы кертү мәсьәләсе дә каралды, - ди ул.

Шунысы да безнең районга мәртәбә өсти - райондашыбыз съезд барышында оештырылган "Россияне беләм" конкурсында үзен иң яхшы уенчы итеп күрсәткән, спилс-картаны иң беренче булып - 9 минутта җыеп, I дәрәҗә күкрәк билгесенә, сертификатка, кыйммәтле бүләкләргә ия булган.

Мәскәүдән кайткач, якташыбыз үзенең тәэсирләре белән уртаклашты.

- Съездда катнашу минем өчен бик файдалы булды. Россия төбәкләреннән килгән география укытучылары белән аралаштым, тәҗрибә уртаклаштык, бик күп яңалыклар белдек. Аннан соң, үзем дә районда географик белемне үстерү концепциясен эшләргә, район, республика, Бөтенроссия күләмендәге фән олимпидаларында катнашырлык талантлы яшьләр әзерләргә телим. Һәм тагын бер әйбер - районның, республикабызның тарихы гаять бай, шул сәбәпле, укучылар белән туган якны өйрәнү буенча экспедицияләр оештыру уем да бар, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев