САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Районда "Үз мәктәбеңә ярдәм ит" акциясе кысаларында мәктәпләр җиһазландырылды

«Үз мәктәбеңә ярдәм ит» акциясе популярлыгын югалтмый. Быел Әлмәт мәктәбендә, Илгиз Салихов 40000 сумлык ярдәм күрсәтеп, санузел җиһазландырылды. Рөстәм Тахаутдинов («Шешмаойл» җәмгыяте) Җәлилнең беренче санлы мәктәбенә парталар, урындыклар, башка җиһазлар алу өчен 136 мең сумлык ярдәм күрсәтте. Ләшәү Тамак мәктәбен элекке еларда тәмамлаган Генар Гәрәев, Әзһәр Әхмәтов, Ләззәт Сәхипов, Алмаз...

«Үз мәктәбеңә ярдәм ит» акциясе популярлыгын югалтмый. Быел Әлмәт мәктәбендә, Илгиз Салихов 40000 сумлык ярдәм күрсәтеп, санузел җиһазландырылды. Рөстәм Тахаутдинов («Шешмаойл» җәмгыяте) Җәлилнең беренче санлы мәктәбенә парталар, урындыклар, башка җиһазлар алу өчен 136 мең сумлык ярдәм күрсәтте. Ләшәү Тамак мәктәбен элекке еларда тәмамлаган Генар Гәрәев, Әзһәр Әхмәтов, Ләззәт Сәхипов, Алмаз Рәфыйков, Лениз Ризатдинов, Таһирҗан Газизов пластик тәрәзәләр кую, буяулар алу өчен 105 мең сум бирделәр. Нияз Ясәвиев үзе укыган Кәүҗияк мәктәбенә теннис өстәле бүләк итте. Карашай Саклау, Юлтимер, Ләке, Петровка Завод мәктәпләренең элекке укучылары да үз белем йортларын онытмадылар, ремонт эшләре өчен акчалата ярдәм иттеләр.

Әлеге рәсемнәрдә сез Ләшәү Тамак мәктәбендә тәрәзәләр алыштыру вакытын күрәсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев