САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Районда югары балл ияләре күпме?

Унберенчене тәмамлаучыларның барысы да кулларына аттестат алганнар.

Мәгариф бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, быел район мәктәпләренең 11 сыйныфын 154 укучы тәмамлаган. Төп фәннән – рус теленнән аларның 149 ы – бердәм дәүләт имтиханы, 5 се чыгарылыш имтиханы тапшырган. Нәтиҗәләр – уңай, барлык укучылар да төп фәннән имтиханнарны уңышлы тапшырганнар. Алар арасында югары балл белән сөендерүчеләр дә аз түгел. 86 укучы төрле фәннәрдән имтиханнарда 80 нән артык балл җыя алган. Югары балл җыючылар арасында 94, 96, 98 балл җыючылар да бар. Ә Җәлил беренче мәктәбе укучысы Илзия Гарипова химиядән – 99, Сарман урта мәктәбе укучысы Рания Фатыйхова шулай ук химиядән 100 балл җыя алган. Шунысы да куанычлы: унберенчене тәмамлаучыларның барысы да кулларына аттестат алганнар. Ә 30 укучы мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган. 

Зөлфия Шәрипова язмасы, фотолар – Рания Фатыйхова һәм Илзия Гарипова архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев