САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда "Снегоход" операциясе узачак

Сарман районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге 9 декабрьдән 25 декабрьгә кадәр "Снегоход-2016" профилактик операциясе үткәрәчәк. Аның максаты - машиналардан файдаланганда техник торышы юл хәрәкәте иминлеген, техника куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм әйләнә-тирә мохитне саклау. Чаралар барышында төп игътибар кар машиналарының теркәү документлары, техник карау узу турындагы таныклык, тракторчы-машинист таныклыгы булуга, шулай...

Сарман районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге 9 декабрьдән 25 декабрьгә кадәр "Снегоход-2016" профилактик операциясе үткәрәчәк. Аның максаты - машиналардан файдаланганда техник торышы юл хәрәкәте иминлеген, техника куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм әйләнә-тирә мохитне саклау. Чаралар барышында төп игътибар кар машиналарының теркәү документлары, техник карау узу турындагы таныклык, тракторчы-машинист таныклыгы булуга, шулай ук кар машиналарының техник торышына (аларның куркынычсыз йөрүен тәэмин итү) юнәлдереләчәк. Хокук бозучылар кодекс нигезендә административ җаваплылыкка тартылачаклар.

Операция барышында дәүләт техник күзәтчелек бүлеге, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм аучылык белгечлеге хезмәткәрләре белән берлектә рейдлар үтәчәк.

Альберт Сәлахов, Сарман муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев