САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Районда хатын-кызлар арасында волейбол буенча ярышлар башланды

Җомга көнне район оешмаларының хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча икенче чемпионатка старт бирелде.

Анда катнашырга 9 команда теләк белдерде. Беренче көнне район Башкарма комитеты, мәдәният бүлеге һәм мәгариф бүлегенең Җәлил зонасы җыелма командалары көч сынаштылар. Нәтиҗәдә хакимият хезмәткәрләре ике команданы да 0:2 исәбе белән җиңделәр. Җәлиллеләр мәдәният өлкәсендә эшләүчеләре белән уйнап, 2:0 исәбе белән җиңү яуладылар. 
Кичә исә "Шәфкать" үзәге, үзәк шифаханәсе һәм мәгариф бүлегенең Сарман зонасы җыелма командалары очраштылар. Сәламәтлек сагында торучылар спортта сынатмыйлар. Алар ике команданы да 2:0 исәбе белән җиңделәр. Мәгариф хезмәткәрләре файдасына да 2 очко өстәлде.
Альбина Сабирова язмасы.
Илгизәр Гаделшин фотолары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев