САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча өйрәнүләр уздырылды

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының “Гражданнар оборонасы буенча штаб өйрәнүләрен әзерләү һәм үткәрү турында”гы 442 нче санлы боерыгы, “Башкарма хакимиятнең федераль органнары, Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары һәм оешмалары белән гражданнар оборонасы буенча штаб өйрәнүләре үткәрү турында”гы 43-4465-11 нче санлы күрсәтмәсе нигезендә, районда 1-2 октябрь көннәрендә “Идарә органнары һәм Россия Федерациясе территориясендә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм нәтиҗәләрен бетерүнең бердәм дәүләт системасы көчләре тарафыннан гражданнар оборонасы буенча чаралар оештыру” темасына штаб өйрәнүләре уздырылды.

Алар ике этапта үтте. 1 октябрьдә аның беренчесе – теоретик этап – табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр вакытында халыкны, матди һәм мәдәния байлыкларны саклау чараларын оештыруга оешма-учреждениеләрнең әзерлеген тикшерү булды. 2 октябрьдә үткән икенче этапта район үзәк хастаханәсе бинасында икенче катта шартлы рәвештә этажара түшәмә җимерелеп, унҗиде кешенең зыян күрүе, ике кешенең һәлак булуы ситуациясе эшләнеп каралды. Тиешле барлык хезмәтләр үз вазифаларын җиренә җиткереп башкардылар.

Өйрәнүләр барышында гадәттән тыш хәлләр вакытында район халкына хәбәр итү системаларының әзерлеге дә тикшерелде.

Рамил Госманов, район гражданнарны саклау идарәсе җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев