САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда беренче «отправка» узды

Бүген Сарманда хәрби хезмәткә язгы чакырылышның беренче «отправка»сы үтте.

Районнан өч егет армия сафларына киттеләр. Аларны иң изге теләкләр белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссары Дашгын Гасанов,район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илгизәр Гаделшин, әти-әниләре, туганнары, дуслары озаттылар. Без дә Сарманнан Рамил Шәрифуллинга һәм Җәлилдән Илья Анненков белән Равил Баһауовка исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез. Уңышлы хезмәтләр сезгә, егетләр!

Илназ Сираев язмасы hәм фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев