Район үзәк балалар китапханәсендә бәйрәм үтте

22 майда үзәк балалар китапханәсе "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" проектына нәтиҗә ясау өчен беренче класс балаларын "Китап диңгезенә сәяхәт" исемле бәйрәмгә чакырды. Бу проектта җиңгән, актив катнашкан, белем дөньясына быел гына аяк баскан нәниләрне "Үзәкләштерелгән китапханә" муниципаль бюджет учреждениесе директоры Роза Гайфуллина бәйрәм белән котлап, бүләкләр тапшырды, укуларында уңышлар...

22 майда үзәк балалар китапханәсе "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" проектына нәтиҗә ясау өчен беренче класс балаларын "Китап диңгезенә сәяхәт" исемле бәйрәмгә чакырды. Бу проектта җиңгән, актив катнашкан, белем дөньясына быел гына аяк баскан нәниләрне "Үзәкләштерелгән китапханә" муниципаль бюджет учреждениесе директоры Роза Гайфуллина бәйрәм белән котлап, бүләкләр тапшырды, укуларында уңышлар теләде. Проект кысаларында МББУ "Сарман гомуми белем бирү мәктәбе"ннән Ганеева Мәдинә, Латыпов Камиль, МББУ "Сарман гимназиясе" ннән Миннеяров Рүзәл җиңүчеләр дип табылды.

Мавыктыргыч, күңелле чарага кунакка әкият персонажлары Хоттабыч карт, Белмәмеш, Буратино да килгән иде. Алар барысы да балалар белән бергә китап диңгезендә сәяхәт иттеләр. Буратино балаларга үзенең серле табышмакларын алып килсә, Белмәмеш шигырьнең азагын балаларга тәмамларга, балалар китапханәсенә язылырга кушты. Бәйрәмне үткәрүгә МББУ "Сарман гимназиясе" нең 3 сыйныф укучылары (класс җитәкчесе Алсу Нәфыйкова) зур өлеш керттеләр.

Бәйрәм балаларга бик ошады, алар рәхәтләнеп ял иттеләр.

Мәгълүмат сайттан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 20 сентябрь 2021 - 11:52
    Сарманда ярминкә гөрләде
  • 6 сентябрь 2021 - 14:52
    Яңа Саклауда һәйкәл ачтылар
  • Көзге депрессия белән ничек көрәшәсез?
    0 кеше тавыш бирде
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша