САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Район укучылары республика олимпиадаларында 19 призлы урын алдылар

Быелгы уку елында район укучылары республика фән олимпиадаларында 19 призлы урын алдылар.

Аларның 11 е – “Олимпка юл” дип исемләнгән фән олимпиадаларында, ә 8 е – республика күләмендә үткәрелә торган башка төрле фәннәрдән. Менә алар – җиңүчеләр һәм призерлар: рус телле балалар өчен татар теленнән – Абдулазизбек Аманов (Җәлил гимназиясе, 9 сыйныф укучысы); рус әдәбиятыннан - Резедә Әлмиева (Җәлил икенче мәктәбе, 11 сыйныф); рус теленнән - Антон Баяндин (Җәлил икенче мәктәбе, 4 сыйныф); сәнгать фәненнән - Диана Яббарова (Җәлил беренче мәктәбе, 9 сыйныф); инглиз теленнән – Артур Гәрәйшин (Җәлил гимназиясе, 11 сыйныф); физкультурадан - Таңсылу Исмәгыйлова (Сарман урта мәктәбе, 9 сыйныф); математикадан - Данияр Әюпов (Җәлил беренче мәктәбе, 4 сыйныф); хокук белеменнән – Аделина Нигъмәтуллина (Җәлил беренче мәктәбе, 9 сыйныф). 
Мәгълүматны Зөлфия Шәрипова зерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев