САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Район укучылары - призерлар сафында

Быел республикада өченче ел рәттән авыл районнары мәктәпләрендә белем алучы укучылар өчен "Олимпка юл" дигән фән олимпиадасы үткәрелде.

Анда укучылар математика, физика, химия һәм инглиз теленнән белемнәрен сынадылар. Республика бәйгесендә безнең район мәктәпләреннән 21 укучы катнашып, аларның 1 се җиңүче исемен һәм 10 сы призлы урыннар яуладылар. Призлы урыннарга түбәндәге укучылар лаек булдылар: физикадан - Алсу Вәлиева (Сарман гимназиясе, 11 сыйныф); инглиз теленнән – Артур Гәрәйшин (Җәлил гимназиясе, 11 сыйныф); Эльвира Хурамшина (Җәлил икенче мәктәбе, 10 сыйныф); Марсель Шәйдуллин (Сарман гимназиясе, 9 сыйныф); Александр Фролов (Җәлил икенче мәктәбе, 8 сыйныф); Гүзәл Заһирова (Сарман гимназиясе, 7 сыйныф); Аделя Миназова (Җәлил икенче мәктәбе, 6 сыйныф); химиядән – Аида Гыйльметдинова (Җәлил беренче мәктәбе, 10 сыйныф); Ильзия Гарипова (Җәлил беренче мәктәбе, 9 сыйныф); Алина Хәйруллина (Җәлил беренче мәктәбе, 8 сыйныф); Камилә Мәрданова (Сарман гимназиясе, 11 сыйныф). Шунысын да ассызыклап үтәргә кирәк: “Олимпка юл”да инглиз теленнән катнашкан 6 укучының 6 сы да призер исеменә лаек булды. 
Мәгълүматны Зөлфия Шәрипова әзерләде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X