САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район Советында киңәшмә үтте

Район Советында чираттагы дүшәмбе киңәшмәсе узды. Аны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин алып барды. Беренче көн тәртибе буенча сүз "Газпромбанк" филиалы баш белгече Иван Горшенинга бирелде. Ул банкның проектлары, кредит продуктлары турында сөйләде. Агымдагы елның 13 сентябрендә узачак республика Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлауларга әзерлек һәм...

Район Советында чираттагы дүшәмбе киңәшмәсе узды. Аны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин алып барды.

Беренче көн тәртибе буенча сүз "Газпромбанк" филиалы баш белгече Иван Горшенинга бирелде. Ул банкның проектлары, кредит продуктлары турында сөйләде.

Агымдагы елның 13 сентябрендә узачак республика Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлауларга әзерлек һәм уздыру эшләре буенча сайлау комиссияләренә ярдәм күрсәтү турында район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев чыгыш ясады. Бу урында Фәрит Мөнәвирович сайлауларның әһәмиятен тагын бер кат ассызыклап, әзерлекне җиренә җиткереп, җитди карап башкарырга кушты.

Пенсия фондында булган үзгәрешләр белән район идарәсе начальнигы Асыляр Харисов таныштырды. Әлеге үзгәрешләр хакында халыкка без даими җиткереп торабыз. Газета битләрендә язмалар чыга, радио аша хәбәр ителә, сайтка урнаштырыла. Кызыксынганнар sarman-rt.ru сайтына кереп, тагын бер кат таныша ала.

Саклаубаш авыл җирлегендә үткән чаралар, башкарылган, планлаштырылган эшләр турында җирлек башлыгы Әлфис Мөхәммәтгәрәев сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев