Район Сабан туе зур бәйрәм төсендә башланды
Быелгы Сабантуйлар Россиядә Мәдәни мирас елына, Идел буе Болгарында Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланды.
Районыбыз Сабан туе сәнгать осталары башкаруындагы халкыбызның рухи байлыгын, күңел яктысын, гореф-гадәтләрен, хезмәт дәртен чагылдырган иң матур җырлар һәм биюләр белән башланды. Байкерлар командасы мәйданга республикабыз һәм илебез флагларын алып керде. Район мөхтәсибе Сәид хәзрәт халыкны бәйрәм белән тәбрикләп, бәйрәмне башларга фатихасын бирде. Район башлыгы Фәрит Хөснуллинга күпереп пешкән Сарман икмәге тапшырылды. Фәрит Мөнәвир улы, мәйдан халкын бәйрәм белән тәбрикләгәннән соң, Сабантуйны ачык дип белдерде. Сабантуй флагын күтәрү хокукы быелгы кыр батыры Мансур Хафизовка, алдынгы сыер савучы Зөһрә Тимофеевага һәм узган елгы абсолют көрәш батыры Алмаз Миңнехуҗинга бирелде. Ә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатен якташыбыз – Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев