Район командасы волейбол ярышларында дүртенче булды

5-6 ноябрь көннәрендә Мамадыш шәһәрендә муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы кысаларында зур районнар арасында волейбол ярышлары үтте. Анда 18 район командалары катнашты. Турнирда Сарман районы командасы уңышлы чыгыш ясады. Безнекеләргә призлы урын алыр өчен аз гына җитмәде - өченче урын өчен уенда Саба районы командасы көчлерәк булып чыкты. Нәтиҗәдә Сарман районы командасы...

5-6 ноябрь көннәрендә Мамадыш шәһәрендә муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы кысаларында зур районнар арасында волейбол ярышлары үтте. Анда 18 район командалары катнашты. Турнирда Сарман районы командасы уңышлы чыгыш ясады. Безнекеләргә призлы урын алыр өчен аз гына җитмәде - өченче урын өчен уенда Саба районы командасы көчлерәк булып чыкты. Нәтиҗәдә Сарман районы командасы дүртенче урын алды. Хуҗалар командасы турнирда икенче булдылар, Балтач районы җиңүче булып танылды.

Киләсе ярышлар 11-12 ноябрь көннәрендә Саба районында узачак. Командалар бадминтонда көч сынашачаклар. Ел азагына кадәр мини-футбол, йөзү, өстәл теннисы, шахмат, җиңел атлетика буенча ярышлар үтәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 28 июнь 2022 - 08:55
    Кәүҗияктә Раиф абыйның юбилеен бәйрәм иттеләр
  • 22 июнь 2022 - 15:39
    Хәтер көне балалар өчен дә кирәк
  • Район егетләрен армиягә озаттылар
  • Крестьян-фермер хуҗалыклары басулары бәя алды
  • Районда «Иң яхшы автобус йөртүчесе» ачыкланды
  • Сарманлылар Сары тауны гөрләттеләр
  • Сарман сәнгать мәктәбе укучылары тамашачыларны иҗат кичәсенә җыйдылар
  • Сарман кызлары Мөслимдә!
  • Сарман күген ап-ак күгәрченнәр иңләде
  • Күренекле мәгьрифәтче Морад Рәмзинең иҗатына багышланган халыкара форум
  • Җәлил укучылары рухи кыйммәтләрне барладылар
  • Космонавтика көне белән бәйле хатирәләрегез юкмы, дуслар?