САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Район делегациясе Свердловск өлкәсендә узган Сабантуйда катнашты

12 июньдә Сарман районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин җитәкчелегендәге делегация Свердловск өлкәсендә узган Сабантуйда катнашып, Татарстан республикасы исеменнән милләттәшләрен бәйрәм белән сәламләп кайтты. Республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова чыгыш ясады. Сабантуй бик күңелле узды һәм төрле төбәкләрдә яшәгән милләт вәкилләрен берләштерде, дуслаштырды. Казан Дәүләт җыр...

12 июньдә Сарман районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин җитәкчелегендәге делегация Свердловск өлкәсендә узган Сабантуйда катнашып, Татарстан республикасы исеменнән милләттәшләрен бәйрәм белән сәламләп кайтты. Республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова чыгыш ясады. Сабантуй бик күңелле узды һәм төрле төбәкләрдә яшәгән милләт вәкилләрен берләштерде, дуслаштырды. Казан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Башкортстанның сәнгать осталары чыгышлары зур алкышларга күмелде. Бәйрәмдә күренекле артистларыбыз Вил Усманов, Айдар Галимов катнашуы да аерым бер ямь өстәде. Мәйдан гөрләп торды. Татарлар, башкорт, чуваш-удмуртлар, казахлар һәм башка җирле халык катнашында ясалган милләт мәйданчыкларында Свердловск губернаторы Евгений Куйвашев кунакта булды, һәрберсенең милли ризыкларын авыз итте, җирле һөнәри осталыклары белән танышты. Сабантуйның Россия көнен билгеләп үтүгә туры килүе бәйрәмгә тагын да зур дәрәҗә өстәде.

Спорт ярышлары халыкның активлыгы белән үтте. Республика данын районыбыз спортчылары якладылар. Милли көрәш, гер күтәрү ярышларында лаеклы чыгыш ясап, призлы урыннар алдылар.

Свердловск өлкәсендә Татарстанның даими вәкиле урынбасары булып торучы Хәйдәр Гыйльфанов - чыгышы белән безнең районның Буралы Чишмә авылыннан. Ул гаиләсе белән Екатеринбург шәһәрендә яши. Якташыбыз барлык сарманлыларга үзенең сәламнәрен ирештерде.

Бәйрәм турында тулырак газетабыз битләреннән укыгыз.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев