САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район башлыгы укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлый

Бүген көзнең күркәм, ямьле бәйрәмнәренең берсе - Укытучылар көне. Тәүге тапкыр хәреф танытудан башлап олы тормыш юлына беренче адымнарны атлаганчыга кадәр тәрбияләгән, белем биргән укытучыларыбыз, Сезнең хезмәтегез алдында без зур хөрмәт белән баш иябез. Сез үзегезгә йөкләнгән олы бурычны зур җаваплылык белән башкарасыз, илебез киләчәге булачак яшь буынга ныклы белем...

Бүген көзнең күркәм, ямьле бәйрәмнәренең берсе - Укытучылар көне. Тәүге тапкыр хәреф танытудан башлап олы тормыш юлына беренче адымнарны атлаганчыга кадәр тәрбияләгән, белем биргән укытучыларыбыз, Сезнең хезмәтегез алдында без зур хөрмәт белән баш иябез.

Сез үзегезгә йөкләнгән олы бурычны зур җаваплылык белән башкарасыз, илебез киләчәге булачак яшь буынга ныклы белем бирү, аларны заман таләпләренә җавап бирердәй шәхес итеп тәрбияләү өчен күп көч куясыз. Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Укучыларыгыз - сәләтле һәм тырыш, эшегездә уңышлар юлдаш булсын. Сәламәтлектә, якыннарыгызның ихтирамын тоеп, куанычлы гомер итәргә язсын.

Реклама

Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X