САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Физ­куль­ту­ра­чы­ кө­не белән котлый

Хөрмәтле райондашлар, спорт сөючеләр, ветераннарыбыз!

Сезне чын күңелдән Физкультурачы көне белән котлыйм. Сезгә исәнлек-саулык, эшегездә, тормышыгызда уңышлар, куанычлы имин көннәр телим.

Юкка гына: «Сәламәт тәндә – сәламәт рух»,  димиләр. Шуңа да бүген спорт күп кенә райондашларыбыз тормышының аерылгысыз өлешенә әверелде. Аларга шөгыльләнү өчен шартлар тудыруга, гомумән, районда физкультура һәм спортны үстерүгә зур игътибар бирелә. Республика Президенты программалары нигезендә бер-бер артлы төрле спорт корылмалары төзелә, авылларда универсаль спорт мәйданчыклары сафка бастырыла.

Без районыбыз спортчыларының уңышлары белән урынлы горурланабыз. Алар арасында республика чемпионнары гына түгел, Европа күләмендәге һәм Халыкара ярышларда да җиңүләр яулап, Сарман данын күтәрүчеләр бар. Аларга, бу уңышларга ирешүгә күп көч куючы тренерларга рәхмәтебез зур. Алга таба да безне уңышлары белән куандырсыннар, арабызда сәламәт яшәү рәвешен сайлаучылар көннән-көн артсын. Барчагызга ныклык, яңа җиңүләр юлдаш булсын.

Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев