Район аша «Җиңү» эстафетасы флагы үтте
Бүген Сарманда Чик сакчылары көне үтүе турында без хәбәр иткән идек.
Шулай ук бүген районыбыз аша «Җиңү» эстафетасы флагы үтте.
Әлеге флаг Россиянең Сахалин шәһәреннән Белоруссиянең Брест шәһәренә кадәр барачак. Чик туганлыгының Бөтенроссия Союзы тарафыннан оештырылган патриотик акция 9 майда старт алды һәм 21 июньдә тәмамланачак. Сарманга исә флаг Уфа-Казан маршруты буенча барганда «кагылды». Чик сакчылары һәм башкалар аның белән фотога төштеләр, акция турында мәгълүматлар тыңладылар.
Тулырак язманы район газетасының 4 июнь саныннан укый алачаксыз.
Илназ Сираев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев