Рамил Шәмсетдиновка ярдәм йөзеннән 700 мең сум акча җыйганнар. Акча кайда һәм ничек тотылачак?

Байкал аръягындагы хәрби округта 8 кешене атып үтергән солдатны яклап чыгучылар байтак. Аңа ярдәм йөзеннән 700 мең сум акча да җыйганнар. Алар ничек тотылачак?

Акча егетнең әтисе Сәлим Шәмсетдиновка тапшырылган.
“Акчаны ике тапкыр Читага һәм адвокатлар белән очрашу өчен Мәскәүгә баруга тотачакмын. Бу – билетлар һәм яшәү”, – ди ул. Шулай ук, сәламәтлеге какшау сәбәпле, ул ялгызы йөри алмагач, аның бер өлешен озатучыларга түләргә туры киләчәк. Моннан тыш, ул улына посылка әзерли.

Рамилне яклап чыгучылар аның бу адымга җәберләүләргә түзә алмаганга баруын һәм аның иреккә чыгарылуын таләп итеп петиция дә оештырган иде. "В Контакте" социаль челтәрендә махсус төркем дә булдырылды. Әмма аны "акча җыю сәбәпле" дип ябып куйдылар.

Рамил Шәмсетдинов эше буенча тикшерү дәвам итә.

Фото:https://pixabay.com/ru/

https://kiziltan.rbsmi.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 9 май 2021 - 14:59
    Вәзирә ханым бәйрәмдә әнисен искә алды
  • 9 май 2021 - 12:44
    Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сез чүп-чарны сортларга бүләсезме? .
    10 кеше тавыш бирде
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар
  • 9 май. Сарманда ветераннарны котлау
  • "Әниләр һәм бәбиләр” Сарман сәхнәсен гөрләтте