САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районның җәмәгать киңлекләре өчен тавыш бирегез

Быел «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында 833 ишегалды территориясен төзекләндерү планлаштырыла.

2025 елда төзекләндерүгә планлаштырылган иҗтимагый киңлекләрне сайлау буенча онлайн-тавыш бирү, илкүләм проект программасының гамәлгә ашырылу барышы хакында матбугат конференциясендә сөйләделәр.
Тавыш бирүгә 274 иҗтимагый киңлек һәм 1550 ишегалды территориясе тәкъдим ителә.
«Алдагы елда төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләр һәм ишегалды территорияләре өчен Татарстан халкы ТР дәүләт хезмәтләре порталында 2024 елның 30 апреленә кадәр тавыш бирә ала. Әлеге программа белән барлыгы 9 ел эчендә (2015 елдан 2023 елга кадәр) 398 иҗтимагый киңлек төзекләндерелгән, шуларның 225 объектында эшләр „Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру“ федераль проекты кысаларында оештырылган, федераль һәм республика бюджетларыннан 23,9 млрд сум кулланылган», — дип хәбәр итте Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Алексей Фролов.
Бөтенроссия тавыш бирү 15 мартта башланган. Аның нәтиҗәләре буенча киләсе ел программасына кертеләчәк иҗтимагый киңлекләр исемлеге формалаштырылачак. Шулай ук 200 йорт территориясе исемлеге төзеләчәк. Тавыш бирүдә катнашырга 14 яшьтән өлкәнрәк республика халкы хокуклы.
«Соңгы өч елда Татарстанда җәмәгать урыннарын сайлау буенча Бөтенроссия тавыш бирүдә катнашучылар саны ике тапкырга артты — 2021 елда 170 мең булса, узган ел бу сан — 363 меңгә кадәр җитте», — дип белдерде Татарстан шәһәрләре үсеше институты директоры Наилә Зиннәтуллина.
Тавыш бирүгә тәкъдим ителгән иң күп объектлар (24 территория) Казанда урнашкан. Яр Чаллыда 2025 елда төзекләндерүгә — 6, Түбән Кама һәм Әлмәт районнарында — җидешәр объект чыгарылган.
Районда исә төзекләндерүгә түбәндәге җәмәгать киңлекләре тәкъдим ителгән:
— Җәлил поселогындагы «Җәлилнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсенең 50 еллыгы паркы;
— Район үзәк хастаханәсе яны территориясе;
— Җәлил поселогында Дан мемориалы (Мәдәният сарае белән «Девон» кафесы арасында);
— Район үзәгендәге Ленин урамында урнашкан Ял паркы (реновация);
— Сармандагы Татар Илегенең яр буе линиясе.
Шулай ук үз вариантыңны өстәргә һәм аның өчен тавыш бирергә мөмкин.
Ә менә районнан ишегаллары төзекләндерүгә тәкъдим ителмәгән.
Тавышны, югарыда әйтелгәнчә, дәүләт хезмәтләре порталында бирергә мөмкин. Муниципаль берәмлекне һәм төзекләндерергә кирәк булган территорияне сайлагыз. Күбрәк тавыш җыйган җәмәгать киңлеге өстенлеккә ия булачак. Районыбызның җәмәгать киңлекләре өчен тавыш бирик, хөрмәтле райондашлар! Сезнең тавыш бик мөһим.

Фото:https://ru.freepik.com.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев