Пластик шешәләрне нәрсә эшләтәсез, дуслар?
Бүгенге көндә пластик калдыкларның артык күп булуы галимнәрне дә уйга салды.
Пластик шешәләр – 20 гасыр казанышы. Пластик төрле сыеклыкларны герметик һәм ныклы төргәккә төрү өчен кулланыла. Әмма аның йөзләрчә, хәтта берничә меңнәрчә еллар дәвамында таркалмый торган үзлеккә ия булуы табигать өчен зыяны булуы хакында сөйли.
Хәзерге заманда пластик шешәләрне утильләштерү һәм эшкәртү юллары һәм алымнары да уйланылган. Әмма алар халык арасында бик популярлашмаган – пластик савытларны гадәти урнага ташлауны күпләр кулайрак күрәләр. Әлбәттә, креатив идеяләр белән янучылар да юк түгел. Төрле зурлыктагы шешәләрдән, савытлардан бакча өчен, хуҗалыкта кулланыр өчен матур эшләнмәләр – декор ясыйлар.
Пластик шешәләрне утильләштерү максатыннан, аны күмәргә мөмкин. Аларны фильтрлар көйләнгән махсус мичләрдә яндыралар да. Икенчел эшкәртүгә җибәреп, пластиктан яңа төрле продукцияләр дә җитештерәләр.
Бүгенге көндә пластик калдыкларның артык күп булуы галимнәрне дә уйга салды. Алар пластмассаны утильләштерү генә түгел, аны максималь рәвештә файдалы итеп куллану турында баш ваталар.
Альбина Сабирова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев