САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Петровка Завод авыл җирлеге халкы экологик чиста авылда яшәргә тели

Ра­йон­да са­ни­тар ике­ай­лык ба­ра. Мо­ңа ка­дәр һа­ва то­ры­шы ир­кен­ләп эш­ләр­гә мөм­кин­лек бир­мә­сә, бу ат­на­дан көн­нәр шак­тый җы­лы­та­чак, ат­на ахы­ры­на темп­ера­ту­ра 15 гра­дус­ка кү­тә­ре­лә­чәк, ди­ләр си­ноп­тик­лар. Чис­та­лык җы­еш­тыр­ган җир­дә тү­гел, чүп­лә­мә­гән җир­дә бу­ла, ди­сә­ләр дә, ке­ше ди­гә­нең чүп­лә­ми ге­нә тор­мый шул. Шу­лай итеп үзе­без­гә үзе­без эш ясый­быз. Әм­ма та­би­гать­нең уя­ну­ын әй­лә­нә-ти­рә­не...

Ра­йон­да са­ни­тар ике­ай­лык ба­ра. Мо­ңа ка­дәр һа­ва то­ры­шы ир­кен­ләп эш­ләр­гә мөм­кин­лек бир­мә­сә, бу ат­на­дан көн­нәр шак­тый җы­лы­та­чак, ат­на ахы­ры­на темп­ера­ту­ра 15 гра­дус­ка кү­тә­ре­лә­чәк, ди­ләр си­ноп­тик­лар.

Чис­та­лык җы­еш­тыр­ган җир­дә тү­гел, чүп­лә­мә­гән җир­дә бу­ла, ди­сә­ләр дә, ке­ше ди­гә­нең чүп­лә­ми ге­нә тор­мый шул. Шу­лай итеп үзе­без­гә үзе­без эш ясый­быз. Әм­ма та­би­гать­нең уя­ну­ын әй­лә­нә-ти­рә­не чис­тар­тып кар­шы­ла­сак, үзе­без­гә дә кү­ңел­ле бу­ла­чак. Эш­ләр­нең ти­еш­ле юга­ры­лык­та оеш­ты­ры­лу­ы­на авыл җир­лек­лә­ре ара­сын­да ике­ай­лык­та баш­ка­рыл­ган­нар бу­ен­ча нә­ти­җә­ләр чы­га­ру, әй­бәт эш­ләү­че­ләр­не бил­ге­ләп үтү дә сти­мул бу­лып то­ра. Кай­да ни­чек эш­ли­ләр­дер, ә ме­нә Пет­ров­ка За­вод авыл җир­ле­ген­дә ин­де би­шен­че ел ике­ай­лык­ны "Без эко­ло­гик чис­та авыл­да яшәр­гә те­ли­без!" ди­гән өн­дә­мә ас­тын­да уз­ды­ра­лар. Авыл җир­ле­ге ини­ци­а­ти­ва­сын ур­та мәк­тәп тә кү­тә­реп ал­ган, һәм уку­чы­лар тра­ди­ци­он икеай­лык­та бик те­ләп кат­на­ша­лар. Алай гы­на тү­гел, алар өй­дән-өй­гә йө­реп, ча­кы­ру­лар та­ра­та­лар. Шу­шы көн­нәр­дә авыл­да яшәү­че­ләр мон­дый эч­тә­лек­тә­ге ча­кы­ру­лар ал­ган­нар: "Та­би­гать­кә яз кил­де. Бар те­рек­лек уя­на. Ко­яш­ның як­ты нур­ла­ры кү­ңел­ләр­не җил­кен­де­рә. Кар ас­тын­нан чык­кан чүп­ләр ге­нә яз­гы кә­еф­не тө­ше­рә.

Авы­лы­быз­ны тө­зек­лән­де­рү, яшел­лән­де­рү, чүп­тән чис­тар­ту мак­са­тын­нан, 1 ап­рель­дән "Без эко­ло­гик чис­та авыл­да яшәр­гә те­ли­без!" ак­ци­я­се игъ­лан ител­де. Без Сез­не шу­шы ак­ци­я­дә кат­на­шыр­га ча­кы­ра­быз. Кап­ка ян­на­рын чис­тар­тып, кой­ма­лар­ны тө­зек­лән­де­реп куй­сак, йорт­ла­ры­быз та­гын да ма­тур­ла­нып ки­тәр. Җы­ел­ган чүп­ләр­не ти­еш­ле урын­нар­га гы­на тү­гик!

Урам­да эт­ләр­не бәй­сез йөрт­мәү, мал­лар­ны ка­рау­чы­сыз чы­гар­мау да - һәр­кем­нең на­мус эше.

Хөр­мәт бе­лән, мәк­тәп уку­чы­ла­ры".

Авыл җир­ле­ге баш­лы­гы Зи­лә Ху­җи­на ак­ци­я­нең җир­лек­тә­ге оеш­ма, уч­реж­де­ни­е­ләр­дә як­лау та­бу­ы­на ку­а­на.

- Баш­кар­ма ко­ми­тет ка­ра­ры бе­лән һәр урам­ны конт­роль­ләү уч­реж­де­ни­е­ләр­гә бү­леп би­ре­лә, - ди ул. - Мәк­тәп, поч­та элем­тә­се, ФАП, мә­дә­ни­ят хез­мәт­кәр­лә­ре һ.б. үз­лә­ре­нә тап­шы­рыл­ган эш­кә җа­вап­лы ка­рый­лар. Һәр ат­на­ның шим­бә­сен­дә эш­нең ба­ры­шын ана­лиз­лый­быз, фо­то­ре­пор­таж­лар бе­лән та­ны­ша­быз. Иң пыч­рак, чүп­ле урын­нар­ның фо­то­ла­рын, баш­ка­лар­га гыйб­рәт бул­сын дип, авыл ур­та­сын­да­гы игъ­лан­нар так­та­сы­на элә­без. Үр­нәк­кә чис­та­ла­ры да эле­нә.

Җир­лек ике­ай­лык нә­ти­җә­лә­ре бу­ен­ча ел да ал­дын­гы урын­нар­ны алып ки­лә. Ә 2009 ел­да - икен­че, 2010 ел­да бе­рен­че урын­ны ал­ган идек.

Халык сүзе

Ли­дия Сол­та­но­ва:

- Ата-ана ба­ла­сын, эш­лә­гә­нең ми­нем өчен бул­са, өй­рән­гә­нең үзең өчен бу­лыр, дип өй­рә­теп үс­те­рә. Авыл­ны чис­тар­ту, ма­тур то­ту да үзе­без өчен ки­рәк бит. Шу­ңа кү­рә без­дә ха­лык өмә­ләр­гә ак­тив кат­на­ша. Әле кап­ка төп­лә­рен­дә кар ят­кан урын­нар күп, шу­лай да кү­рен­гән чүп­ләр­не җы­еш­ты­ра­лар, җа­вап­лы хез­мәт­кәр­ләр ки­сә­тү­лә­рен дө­рес ка­бул итә­ләр. Һәр җом­га уч­режде­ни­е­ләр­дә са­ни­тар сәгать үт­кә­ре­лә, шим­бә өмә­лә­ре дә баш­лан­ды ин­де.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев