САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Халыкара инвалидлар көне уңаеннан мөрәҗәгате

.

Бүген - мөмкинлекләре чикле граданнарның проблемаларына, аларның хокукларын яклауга юнәлдерелгән үзенчәлекле көн. Бу көчле рухлы затларның һәрберсе, сәламәтлекләре чикле булуга карамастан, нык, чыдам булырга, тормышны яратырга өйрәтә алырлык. Алар тормышның һәр мизгеленең кадерен тоеп, һәр иртәне шатлык белән каршылый белә. Күпләре, язмыш сынауларына баш имичә, сокланырлык ихтыяр көче, түземлелек, сабырлык, тырышлык белән авырлыкларны җиңеп яши. 
Хөрмәтле райондашлар! Мин янәшәбездәге физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә ярдәм кулы сузарга һәм җан җылысы бүләк итәргә чакырам. Безнең тарафтан аларга даими игътибар кирәк. Хәйрия кылу һәм шәфкатьлелек хисе шушы бер көн белән генә чикләнмәс, алдагы көннәрдә дә безнең күңелләрдән китмәс дигән өметтә калам. 
Җылы мөнәсәбәтебез, кайгыртучанлыгыбыз белән азга гына булса да бу батыр йөрәкле затларның тормыштагы авырлыкларын оныттырып торыйк, аларга шатлыклы мизгелләр бүләк итик, киләчәккә өмет, алдагы көннәргә ышаныч уятыйк.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X