САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Миңнуллиннар зөбәрҗат туйларын бәйрәм итәләр

Сарман авылында гомер кичерүче Фәнис Хикмәтулла улы белән Нәзилә Шиһап кызы Миңнуллиннарны бүген туй көннәре белән тәбрик иттеләр.

Гаиләләренең ике “5”лелек юбилее белән хөрмәтле ветераннарны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, Рәхмәт хаты, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләкләре тапшырды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, район ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова да Фәнис абый белән Нәзилә апага киләчәктә дә ныклы гаилә бәхете, тигезлек, сихәтлек теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев