САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар һәм акцияләр

"Мин әнигә булышам" конкурсы. Саклаубаштан Камил Абдуллин

Саклаубаш авылыннан Камил Абдуллинга 6 яшь. Ул "Мин әнигә булышам" конкурсында катнаша. Сарманны бик яратабыз, Гәҗитен дә, үзен дә. Төрле кызыклы бәйгеләр Үткәрәләр үзендә. Мин дә катнашырга булдым «Сарман хәбәрләрендә». «Мин әнигә булышам»да Әниләр бәйрәмендә. Таныштырыйм әле, дуслар - Миңа 6 яшь хәзер. Бер эштән дә курыкмыймын, Бөтен эшкә дә...

Саклаубаш авылыннан Камил Абдуллинга 6 яшь. Ул "Мин әнигә булышам" конкурсында катнаша.

Сарманны бик яратабыз,
Гәҗитен дә, үзен дә.
Төрле кызыклы бәйгеләр
Үткәрәләр үзендә.

Мин дә катнашырга булдым
«Сарман хәбәрләрендә».
«Мин әнигә булышам»да
Әниләр бәйрәмендә.

Таныштырыйм әле, дуслар -
Миңа 6 яшь хәзер.
Бер эштән дә курыкмыймын,
Бөтен эшкә дә әзер.

Күрәсезме бу фотоны,
Гөлнең төбен актарам,
Үзем каранам, үзем карыйм,
«Эксперимент» башкарам.

Ничә көн көтеп йөрдем,
Чокып карарга гөлне.
Ниһаять, эшне башладым,
Өйдә кеше юк көнне.

Бик беләсем килә иде,
Гөлнең нидән үскәнен.
Әни кайткач сизде инде,
Гөл савыты күчкәнен.

Орышмады мине әни,
«Молодец, - диде, - улым».
Тирән итеп казыгансың,
Авыртмадымы кулың?

Авыртса да, сер бирмәдем,
Сынатмадым сезнең алда.
«Үскәнем, назлы гөлем», - дип,
Әнием кочып алды.

Күпләп гөлләр үстерәбез,
Әнием белән бергә.
Тузан сөртәм, сулар сибәм,
Тик тормыйм үзем бер дә.

Дәресләрне карагач,
Савыт-саба юышам.
Бәйгедә җиңмәмме - дип,
Бигрәкләр дә тырышам,
Мин әнигә булышам!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев