САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Күренмәс" беренче урынга лаек булды

Фестиваль кысаларында финалистлар өчен төрле мастер-класслар, күңелле очрашулар, концерт программасы да әзерләнгән. 

Туган тел көне алдыннан Казанда ”Милли мультFest” Республика балалар кинофестиваленең финал этабы башланды. Премиягә 38 номинант “Байтик” сәламәтләндерү-белем бирү комплексына җыелды, анда конкурста катнашучылар өчен вакыйгаларга һәм эмоцияләргә бай программа тәкъдим ителгән иде. 

“Милли мультfest” Республика балалар кинофестивале лауреатларын бүләкләү тантанасы бүген 22 апрельдә Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә үтте. Шорт-листта барлыгы 26 анимация эше, 17 кыска метражлы фильм һәм 13 компьютер уены. 

Гомуми нәтиҗәләр буенча, Җәлил кинотеатры, «deTVora» мәктәп-интернет телевидениесы, «Джалиль-NEWS» студиясе белән берлектә төшерелгән «КҮРЕНМӘС» кыска метражлы фильмы 1  нче урынга лаек булып, 100 000 сумлык сертификатка ия булды.

Фестиваль кысаларында финалистлар өчен төрле мастер-класслар, күңелле очрашулар, концерт программасы да әзерләнгән. 

Искәртеп үтәбез, “Милли мультFest” балалар кинофестиваленең төп максаты — татар телен саклау, тамашачы мәдәниятен үстерү һәм анимацион, кыска метражлы уен фильмнары һәм компьютер уеннары ярдәмендә балалар һәм яшүсмерләрнең рухи, интеллектуаль һәм иҗади өлкәсен баетуга ярдәм итү. Фестиваль татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия тарафыннан гамәлгә куелды.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев