САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матбугат үзәгеннән көн рецепты – тавык һәм гөмбә белән яшелчә рагуы

Сезгә тавык һәм гөмбә белән яшелчә рагуы рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - бәрәңге - 400 грамм; - яшь ташкабаклар - 2 данә; - шампиньоннар - 200 грамм; - тавык филесы - 1 данә; - каймак - 100 грамм; - тәмләткечләр - тәм буенча. Бәрәңгене, чистартып, юан ярымтүгәрәкләр итеп турыйбыз,...

Сезгә тавык һәм гөмбә белән яшелчә рагуы рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

- бәрәңге - 400 грамм;

- яшь ташкабаклар - 2 данә;

- шампиньоннар - 200 грамм;

- тавык филесы - 1 данә;

- каймак - 100 грамм;

- тәмләткечләр - тәм буенча.

Бәрәңгене, чистартып, юан ярымтүгәрәкләр итеп турыйбыз, кабык чыкканчы кыздырабыз.

Филены турыйбыз, бәрәңге янына табага салабыз, 10 минут кыздырабыз.

Ташкабакларны бәрәңге кебек үк турыйбыз, табага салып, 5 минут кыздырабыз.

Катырылган һәм туралган шампиньоннар өстибез, бутыйбыз, каплыйбыз һәм 5 минут томалап пешерәбез.

Тәмләткечләр, каймак салабыз, ныклап бутыйбыз, 2-3 минут томалап пешерәбез.

Барлыгы 30 минут вакыт кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев