САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матбугат үзәгеннән көн рецепты – кабак һәм баклажаннан пюре-аш

Сезгә кабак һәм баклажаннан пюре-аш рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - бәрәңге - 200 грамм (яки сельдерей); - кишер, суган, борыч - 1 данә; - кабак - 200 грамм; - баклажан - 2-3 данә (бәләкәй булырга тиешләр); - помидор - 2 данә; - сарымсак - 2 тырнак; - зәйтүн мае...

Сезгә кабак һәм баклажаннан пюре-аш рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

- бәрәңге - 200 грамм (яки сельдерей);

- кишер, суган, борыч - 1 данә;

- кабак - 200 грамм;

- баклажан - 2-3 данә (бәләкәй булырга тиешләр);

- помидор - 2 данә;

- сарымсак - 2 тырнак;

- зәйтүн мае - 2 аш калагы;

- яшелчә шулпасы - 1,5 литр;

- сөт яки каймак (тәм буенча) - 70-100 миллилитр;

- яшеллек.

Бар яшелчәне дә шакмаклап турыйбыз. Баклажаннар ачы булса, тозлап, бераз тотарга, аннары юдыртырга кирәк.

Суган һәм сарымсакны вак итеп турыйбыз һәм зәйтүн маенда берничә минут кыздырабыз. Яшелчә өстибез һәм тагын 5 минут пешерәбез.

Яшелчә шулпасы салабыз һәм уртача утта яшелчәләр йомшарганчы 20-25 минут пешерәбез.

Помидорларны шакмаклап турыйбыз һәм ашка өстибез. 1-2 минут пешергәннән соң, уттан алабыз.

Блендер ярдәмендә аштан пюре ясыйбыз. Каймак (сөт) салабыз. Тоз, борыч сибәбез. Акрын утта җылытабыз.

Тәм буенча, яшеллек, кыздырылган ипи кисәкләре яки сыр белән бизәп бирәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев