Сезгә җиләк-җимеш коктейле рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: банан - ½ данә; рәваҗ - 1 стакан; консервланган ананас - 0,3 стакан; алма - ½ данә; шикәрле кондитер бизәкләре - тәм буенча. Рәваҗның сабакларын юабыз, кисәкләргә бүләбез. 0,5 литр суга 209 грамм рәваҗ исәбеннән, кайнап чыкканнан соң, бер-ике минут компот пешерәбез....
Сезгә җиләк-җимеш коктейле рецептын тәкъдим итәбез.
Кирәк булалар:
Рәваҗның сабакларын юабыз, кисәкләргә бүләбез.
0,5 литр суга 209 грамм рәваҗ исәбеннән, кайнап чыкканнан соң, бер-ике минут компот пешерәбез. Куе ал төс барлыкка килсен өчен бераз тотабыз.
Бананнан алдан түгәрәкләргә турап куябыз һәм бер катлам белән катырабыз.
Алманы чистартабыз һәм телемнәргә бүләбез.
Бер-ике калак әзер ананас кисәкләре салабыз яки яңа ананас кулланабыз.
Җиләк-җимеш кисәкләрен, өстенә рәваҗ компоты салып (яки сок), блендерда болгатабыз.
Бокалларга бүләбез. Өстен дарчин, уылган шоколад яки шикәр валчыгы белән бизибез.
Барлыгы 10 минут вакыт кирәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз