САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матбугат үзәгеннән көн рецепты – груша пирогы

Сезгә груша пирогы рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - хуш исле грушалар - 1 килограмм; - ак май - 260 грамм; - шикәр комы - 1 стакан; - лимон - 2 данә; - тавык йомыркасы - 4 данә; - кукуруз оны (полента) - 130 грамм; - бал - 50 грамм;...

Сезгә груша пирогы рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

- хуш исле грушалар - 1 килограмм;

- ак май - 260 грамм;

- шикәр комы - 1 стакан;

- лимон - 2 данә;

- тавык йомыркасы - 4 данә;

- кукуруз оны (полента) - 130 грамм;

- бал - 50 грамм;

- тары оны - 40 грамм;

- көпшәкләгеч - 1 чәй калагы.

Духовканы 180 градуска кадәр кыздырабыз. Лимоннарның цедрасын вак кыргычта уабыз, лимонның яртысыннан сок сыгабыз.

Грушаларның үзәкләрен алабыз һәм эре итеп турыйбыз. Каралмасыннар өчен лимон согы сибәбез.

Зур табада 80 грамм ак май эретәбез, бал салабыз, карамельгә әйләнгәнче бутыйбыз.

Бал янына грушаларны салабыз, яхшылап бутыйбыз һәм акрын утта берничә минут тотабыз.

170 грамм ак майны шикәр белән болгатабыз. Болгаткан арада берәм-берәм йомыркаларны салабыз.

Болгатуны дәвам итеп, кукуруз, тары оннарын һәм көпшәкләгеч салабыз.

Камыр бертөрлегә әйләнгәч, груша, цедра өстибез һәм бутыйбыз.

Пешерү өчен авыр форманы кәгазь итеп җәябез һәм калган май белән сылыйбыз.

Камырны формага салабыз һәм җылынган духовкада бер сәгатьтән бераз гына озаграк пешерәбез. Пирогның әзерлеген агач таяк яки шырпы белән төртеп тикшерәбез - ул коры калырга тиеш.

Барлыгы 1 сәгать 40 минут вакыт кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев