САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матбугат үзәгеннән көн рецепты – баклажан һәм йомырка белән тавык ашы

Сезгә баклажан һәм йомырка белән тавык ашы рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - баклажан - 1 данә; - кызыл болгар борычы - 1 данә; - тавык йомыркасы - 1 данә; - соя соусы - 2 аш калагы; - бәрәңге - 3 данә; - үсемлек мае - 2 аш калагы; -...

Сезгә баклажан һәм йомырка белән тавык ашы рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

- баклажан - 1 данә;

- кызыл болгар борычы - 1 данә;

- тавык йомыркасы - 1 данә;

- соя соусы - 2 аш калагы;

- бәрәңге - 3 данә;

- үсемлек мае - 2 аш калагы;

- тартылган кара борыч - 1 чеметем;

- туралган яшеллек - 1 аш калагы;

- кызыл суган - ½ данә;

- тавык түшкәләре - 1 килограмм.

Тавык түшкәсен (бот та ярый) кисәкләргә бүлгәлибез. Суганның яртысын бик вак итеп турыйбыз, баклажан һәм борычны уртача зурлыктагы шакмакларга бүлгәлибез, барысын да майда, бутап, 5 минутлап кыздырабыз. Соя соусы өстибез һәм, томалап, тагын 2 минут пешерәбез.

Бәрәңгене шакмаклап турыйбыз һәм тавык шулпасына салабыз. 5 минут пешерәбез (бәрәңге яшь булган очракта).

Кайнап торган бәрәңге янына томалап пешерелгән яшелчәләрне салабыз һәм 3 минут пешерәбез. Борыч сибәбез һәм тавык ите салабыз.

Йомырканы җамаякта чәнечке белән болгатабыз. Болгатып торып, ашка салабыз. 1 минут пешерәбез.

Тәм буенча яшеллек өстибез. Барлыгы 25 минут вакыт кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев