САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Марс абый белән Сиринә апа Зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтәләр

.

17 июнь көнне Сарман авылында яшәүче Марс Габделхак улы һәм Сиринә Гыймай кызы Асылгәрәевларның бергә гомер кичерә башлауларына 55 ел булачак. Бүген – 11 июнь көнне олы бәйрәмнәребез – Россия көне һәм Сабантуйлар алдыннан район башлыгы Фәрит Хөснуллин алар янында булды һәм истәлекле гомер бәйрәмнәре, Россия көне һәм Сабантуй белән тәбрик итеп, аларга матур теләкләрен җиткерде.
 - Районның төзелеш тармагында, банк системасында куйган намуслы хезмәтегез, бүгенге көнгәчә ветераннар хәрәкәтендә, районыбыз тормышында актив катнашуыгыз өчен зур рәхмәтемне белдерәм, - диелгән иде ул кул куйган Рәхмәт хатында.
 Фәрит Мөнәвир улы юбилярларга Рәхмәт хаты белән бергә истәлекле бүләк тә тапшырды.
 Аларга изге теләкләрен шулай ук район Башкарма комитетының гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев җиткерделәр.
 Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев