САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ләйсән Миннәхмәтова республиканың "Иң иҗади кыз"ы булып танылды

.

"Татар кызы-2021" республика бәйгесенең кичә Казанда йомгаклау этабы узды. Район данын яклаган Сарман кызы Ләйсән Миннәхмәтова "Иң иҗади кыз" номинациясендә җиңү яулады. Без аны ихластан тәбрик итәбез һәм киләчәктә дә иҗат уңышлары телибез. Ләйсән бүгенге көндә Казанда Татар Дәүләт курчак театрында эшли. Ул әлеге бәйгедә катнашырга көч-дәрт өстәп торган әнисенә, һәрьяклап ярдәм иткән район башлыгы Фәрит Хөснуллинга, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхиповага, зур сәхнәгә әзерләгән район мәдәният йорты директоры Гөлүсә Галиевага, режиссер Алина Галиевага олы рәхмәтле.
Ләйсән оештыручыларның Дипломнарына, бик күп бүләкләргә ия булды, аңа район башлыгы исеменнән акчалата сертификат, чәкчәк һәм чәчәкләр бәйләме тапшырылды.

Альбина Сабирова

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев