САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар һәм акцияләр

Җәлилнең "Инвест групп" җәмгыяте җитәкчесе Рәис Кәлимуллин #ПодпишиРодителей #ПодпишиБлизких акциясенә кушылды

Район һәм республика газеталарына 2016 елның икенче яртысына язылырга ике көн калып бара. «ТАТМЕДИА» җәмгыяте игълан иткән #ПодпишиРодителей #ПодпишиБлизких акциясе дә 25 июньдә тәмамлана. Вакыт күп калмагач, халык та матбугатка язылып калырга ашыга. Җәлилнең җаваплылыгы чикләнгән «Инвест групп» җәмгыяте һәм «Җәлил чаткылары» әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе Рәис Кәлимуллин да читтә калмады...

Район һәм республика газеталарына 2016 елның икенче яртысына язылырга ике көн калып бара. «ТАТМЕДИА» җәмгыяте игълан иткән #ПодпишиРодителей #ПодпишиБлизких акциясе дә 25 июньдә тәмамлана.

Вакыт күп калмагач, халык та матбугатка язылып калырга ашыга. Җәлилнең җаваплылыгы чикләнгән «Инвест групп» җәмгыяте һәм «Җәлил чаткылары» әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе Рәис Кәлимуллин да читтә калмады - ул #ПодпишиРодителей #ПодпишиБлизких акциясенә кушылды.

- «Сарман» газетасы минем өчен - өстәл китабы кебек. Һәрбер мәкаләне, яңалыкны мөмкин кадәр белеп барырга, район тормышыннан артта калмаска тырышам. Район казанышларына сөенеп, авыр моментлар булса, борчылып, гомер итәм.

Газетага туганнарымны да яздырам, шул исәптән апам Рәисәне дә. Аңа «Сарман»га икенче яртыеллыкка язылу бүләк иттем. Үзем «Татарстан яшьләре», «Чаян», «Казан утлары» басмаларын да алдырам.

Район сайтыннан көн саен яңалыклар белән танышам. Аның адресы - sarman-rt.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев