САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Җәлилнең икенче санлы мәктәбендә "Тамчы шоу" дигән интеллектуаль уен үтте

29 февраль көнне "Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында Җәлилнең икенче санлы мәктәбендә "Тамчы шоу" дип исемләнгән интеллектуаль уен үтте. Әлеге уен-тамаша татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Сәлимҗанова җитәкчелегендә 6 нчы сыйныф укучылары өчен әзерләнде. Укучылар Муса Җәлилнең иҗатын, тормыш юлын яхшы белүне, аның героик язмышы белән горурлану хисләрен күрсәттеләр....

29 февраль көнне "Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында Җәлилнең икенче санлы мәктәбендә "Тамчы шоу" дип исемләнгән интеллектуаль уен үтте. Әлеге уен-тамаша татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Сәлимҗанова җитәкчелегендә 6 нчы сыйныф укучылары өчен әзерләнде. Укучылар Муса Җәлилнең иҗатын, тормыш юлын яхшы белүне, аның героик язмышы белән горурлану хисләрен күрсәттеләр. Шагыйрьнең шигырьләрен дә берсеннән берсе оста итеп яттан сөйләп күрсәттеләр. Шулай ук, "Дөрес җавап" уенында капитаннар ярышын карап үттек. Аларның зирәк, тәвәккәл булуларны, оста телле булуларына килгән кунаклар сокланып утырдылар.

Кичәне алып барырга ярдәм иткән 5 б сыйныф укучылары Муса Җәлилнең "Бәхет", "Җырларым" һәм башка шигырьләрен сөйләделәр, кызларның "Ромашка" биюе дә кичәбезне бизәп җибәрде.

Алсу Бурганова, Гөлнар Нуртдинова, Айгөл Салихова жюри әгъзаләре итеп билгеләнделәр. Алар командаларның белемнәрен, осталыгын югары бәяләделәр. "Җәлилнең тормышы, иҗаты җырга тиң. Җыр үлемсез булган кебек, аның шигырьләре, исеме дә үлемсез", - дип ассызыкладылар. Әйе шул, Муса Җәлилнең тормыш юлы безгә үрнәк, нинди шартларда язылуына карамастан, аның шигырьләре безгә тирән белем һәм тәрбия бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев