САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Лилия” кечкенәләре рус халкының гореф-гадәтләрен дә өйрәнәләр

Ноябрьнең соңгы атнасы район үзәгендә урнашкан икенче номерлы "Лилия" балалар бакчасында "Рус теле атналыгы" итеп игълан ителде. Атналык барышында балалар рус халкының гореф-гадәтләре, уеннары, милли киемнәре турында белемнәрен ныгыттылар. Рус халык әкиятләре буенча викторина үткәрелде. Әти-әниләр белән берлектә рус халык әкиятләренә иллюстрацияләр ясалды. "Әкиятләр иленә ишек ачабыз" дигән театраль кичәдә...

Ноябрьнең соңгы атнасы район үзәгендә урнашкан икенче номерлы "Лилия" балалар бакчасында "Рус теле атналыгы" итеп игълан ителде.

Атналык барышында балалар рус халкының гореф-гадәтләре, уеннары, милли киемнәре турында белемнәрен ныгыттылар. Рус халык әкиятләре буенча викторина үткәрелде. Әти-әниләр белән берлектә рус халык әкиятләренә иллюстрацияләр ясалды.

"Әкиятләр иленә ишек ачабыз" дигән театраль кичәдә балалар сәхнәдә чын артистлар кебек чыгыш ясадылар, рус халык әкиятләрен сәхнәләштерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев