САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Җәлилдә "Мәңге яшь, Тукай!" дигән кичә узды

Дөньяда бөек шагыйрьләр Байрон һәм Пушкинга тиң Тукаебызның тууына 128 ел тулуга багышлап, Җәлил бистәсенең Хезмәт даны музеенда "Мәңге яшь, Тукай!" исемле әдәби-музыкаль кичә үтте. Кичәдә китапханәчеләр, җиденче санлы балалар бакчасы балалары, тәрбиячеләр, мәктәп укучылары, укытучылар, "Җәлил чаткылары" әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары, ветераннар катнаштылар. Тукай иҗаты һәм татар әдәбияты. Болар аерылгысыз...

Дөньяда бөек шагыйрьләр Байрон һәм Пушкинга тиң Тукаебызның тууына 128 ел тулуга багышлап, Җәлил бистәсенең Хезмәт даны музеенда "Мәңге яшь, Тукай!" исемле әдәби-музыкаль кичә үтте. Кичәдә китапханәчеләр, җиденче санлы балалар бакчасы балалары, тәрбиячеләр, мәктәп укучылары, укытучылар, "Җәлил чаткылары" әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары, ветераннар катнаштылар. Тукай иҗаты һәм татар әдәбияты. Болар аерылгысыз һәм бер-берсен тулыландырып, бизәп торучы төшенчәләр. Китапханәчеләр "Тукай - шигъри чишмәбез" исемле китап күргәзмәсе оештырдылар, күргәзмәгә библиографик күзәтү ясалды. Габдулла Тукайның иҗаты буенча викторина үткәрелде. Актив катнашучылар китаплар белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев